"ГАИЛӘ һәм МӘКТӘП" нең бәйгесе:

"Күркәм гаилә”

Безнең бик матур бәйрәмнәребез бар. Мәсәлән, 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. "Гаилә һәм мәктәп” журналы аңа хәзердән үк әзерлек эшләрен башлап җибәрә: республикакүләм "Күркәм гаилә” бәйгесен игълан итәбез. Ул район һәм авыл җирлекләрендә яшәүче матур, яшь гаиләләрне барлау,  җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен үстерү, халкыбызның буыннан–буынга сакланган матур гореф-гадәтләрен ачыклау максаты белән оештырыла.

Әлеге конкурста катнашучы гаиләнең башкаларга үрнәк булуы, мәктәп һәм балалар бакчасы яшендәге бер яки берничә үз яки тәрбиягә алынган баласы булуы шарт. Әлеге гаиләләр хакында үзләре дә, туганнары, дуслары, авылдашлары, укытучылар, район газетасы журналистлары да язып җибәрә ала. Фотолар булса, тагын да яхшырак. Язмада әлеге гаиләнең авыл җирлегендә ничек итеп матур яшәве, бала үстерүдә үзләренә генә хас булган, буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары, үзенчәлекле шөгыльләре, үзара тату мөнәсәбәтләре турында да бәян ителергә тиеш.

Мәкаләләрне 31 майга кадәр редакциянең gaila-mektep@mail.ru  электрон адресына һәм почта аша юллый аласыз. Алар барысы да безнең www.gailа.ru  сайтында урын алачак.  Жюри тарафыннан "Күркәм гаилә” дип бәяләнгән язма журналда басылып, ә  геройларын истәлекле бүләкләр — профессиональ фотосессия көтә. Республика авыл җирлегендә гомер итүче күркәм яшь гаилә фотосурәте журнал тышлыгында дөнья күрәчәк.