Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләре-нең сыйфаты белән генә аерылган. 

Төрле җирләргә таралып, шак­тый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә. 
Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль сти­ле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием һ.б. Ха­тыннар өс киемен билгә кадәр төшеп торган укалы изү яки тәңкәле түшлекләр, киң беләзекләр, олы алкалар, катлаулы баш бәйләгечләре бизәгән. Гомумән, бу борын­гы кием комплексына катлы-катлы өс һәм баш киеме хас була.
 
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Мәсәлән, камзулның түбәндәге вариантларын күрсәтергә мөм­кин: озын һәм кыска буйлы, җиңсез, терсәктән җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле һ.б. 
Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Мәсәлән, кара казакига күнеккән ир-ат, олыгая төшкәч, каза­кины ак тукымадан да тектерә. Го­мумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде. 
Өс киеменең гадәти өлгеләре ирләр һәм хатыннар өчен дә башлыча бер үк булып, аларның аермасы фәкать өстәмә детальләрендә генә (озынлыгында, төсендә, декоратив алымнарында) чагыла.

Алъяпкыч. Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән.Казан татарларында, бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Мәсәлән, яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсенә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була. Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Әүвәлрәк аны эре шакмаклы, сөрмәләп, алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эш­ләнгән. Бу очракта төсләрнең кон­траст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә то­ра, күркәмлек кенә өсти.

Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә ки­гәннәр. Күлмәк-ыштан өстеннән камзул гына киеп, җәмәгать каршына чыгуны яхшы санамаганнар. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукыма­сыннан тектергәннәр. Әдрәс кам­зуллар керәшен татарларының һәм Ука-Сура, Чепца буенда яшәүче та­тар карчыкларының сандыгында бүгенге көндә дә саклана әле.

Ирләр баш киеме.  Түбәтәй 

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Тик керәшен татарларында гына, христиан динен ка­бул иткәннән соң, ислам атрибуты дип каралган түбәтәй аларның кием комплексыннан төшеп калган. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.   
 
Кәләпүш 
Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры — XX йөз башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй — кәләпүшләр тарала. Кәләпүшне бүген дә барлык мөселман татарлар яратып кияләр. [үзгәртү] Бүрек 
 
Ир-атның тышкы баш киеме — бүрек. Бүрекләрне дә борынгырак вакытта очлырак, биегрәк итеп теккәннәр. Ш. Мәрҗани һәм башка кайбер авторлар XIX йөзнең урталарында Казан татарларында башкорт колакчыны сыман канатлы, түбәсе очлаебрак тегелгән бүрекләрнең булуын язалар. Ләкин соңга табарак йомры түбәле колаксыз мескен бүрекләр тарала. Аның тышын карасу фабрика тукымасыннан, ә эчен йон белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр. Кайвакытта мондый бүрекнең кырыена җәнлек мехы (камчат, кондыз, төлке) мехы тотылган була. XX йөз баш­ларында кара каракүлдән эшләнгән яссы түбәле тәбәнәк (мәскәүский) бүрекләр тарала. Аның соры төстә­ге каракүлдән эшләнгәнен данадар бүрек дигәннәр. Данадар бүрекне күбрәк дин әһелләре һәм зыялылар кигән. Бу яссы түбәле бүрекләр бүген дә мөселманнарның яратып кия торган язгы һәм җәйге баш киеме санала.   

Эшләпә

Авыл җирләрендә ирләрнең җәйге баш киеме хезмәтен күбрәк эшләпә үтәгән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган. Керәшен татарлары ка­ра төстәге эшләпә дә кигәннәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, Ка­зан татарларының йоннан баскан ирләр баш киеменең читләре әүвәл тырпаеп тормаган, бәлки өскә таба кайтарылган була.  
 
Хатын-кыз баш киеме.  Такыя 
Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була. Тау ягы ке­рәшен татарларында (Мәлки төркеме) такыя тоташ тәңкәләр, мәрҗәннәр белән бизәлгән баш киемен тәшкил итә. Аны буйга җиткән кызлар кигән. Калган төркемнәрдә кызлар калфак киеп, маңгайларына ука-чачак бәйләгәннәр.  
 
Калфак 
Калфакның төрләре хәйран күп. XIX йөзнең урталарына кадәр зур, чуклары аркага (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар була. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә аның кырыен бер-ике кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Ә менә кара бәрхеттән яки сатиннан чигеп эшләгән озын калфаклар Мишә буе керәшен татарларында XX йөз башларында да сакланган. 
Шәһәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да бөркәнчек астыннан кигәннәр. XIX йөзнең икенче яртысыннан (яңа кием стиле барлыкка килгәндә) кечерәгрәк «капчыклы», каты кырпулы хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап аларны энҗеле калфак, кәнитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр. Шул ук вакытларда кәләпүш формасындагы такыя калфаклар да шактый киң тарала. Аларның да маңгай турысын, кайвакытларда түбәсен дә энҗе-тәңкәләр белән бизәгәннәр. Yсмер кызлар һәм олы яшьтәге ха­тыннар чикмәгән такыя калфак (кәттәши) кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр. Керәшен хатын-кызларына каты кырпулы бәрхет калфаклар кереп өлгермәгән. (Бу төр калфак христианлашу чорыннан соң барлыкка килгән.)

Муен һәм күкрәк бизәнү әйберләре. Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле бул­ган. Аларның кайсыберләре, әйтик, яка чылбыры — күлмәк изүенең каптырмасы хезмәтен дә үтәгән. Кө­меш тәңкәле һәм көмеш челтәрле күкрәкчәләрне яман күзләрдән саклану өчен дә кигәннәр. Шундыйлар-ның берсе — хәситә. Ул барлык та­тар төбәкләрендә очрый. Керәшен хатын-кызларының хәситә-дәвәтләре гел көмеш тәңкәдән генә торган. Аны хатын-кызлар, үзләре тәңкәләрне тишеп яки көмешчедән сабак ясатып, тиешле тәртиптә кара тукыма астарга беркеткәннәр. Мөсел­ман хатыннары исә хәситәләрнең астарын кашлы көмеш челтәрләр белән бизәргә яратканнар. Зур каш­лы челтәрләрне астарсыз гына, бер-берсенә тупсалар белән тоташтырып эшләгән зиннәтле хәситәләр дә очрый. Ука-Сура бассейнында яшәүче мишәрләр мондый күкрәк бизәгеченә буйбөтү диләр. Исеме үк күрсәтеп торганча, аның аскы кырыена бөти (догалык) кую өчен кесәсе дә була. 

XX йөз башларында хатын-кыз­ларның бизәнү әйберләре арасын­да чын яки ясалма ташлардан эш­ләнгән муен төймәләре киң тарала. Кайвакытта төймәләрне тәңкә аралаш тезгәннәр. Соңга таба зиннәтле яка чылбыры һәм каптырма урынына тәңкәле брошкалар куллана башлыйлар.
 
Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Һәр хатын-кызның кулында ким дигәндә ике, ягъни пар бе­ләзек һәм шулкадәр үк, ә кайвакытларда күбрәк тә йөзек була. Безнең халыкка хас ике төр беләзекне аерып әйтергә мөмкин: беренчесе — тоташ, икенчесе — буынлы (тупсалы) беләзекләр. Аларны формаларына һәм бизәү алымнарына карап төрле вариантларга бүләргә була: тар һәм киң, чокып, бөтереп, бөртекләп, оялап эшләнгән һ.б. Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, то­паз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Му­зей коллекцияләрендә чылбырлы һәм энҗеле беләзекләр дө очрый. Ләкин халык арасында тоташ һәм тупсалы (буынлы) беләзекне ешрак кигәннәр. Керәшен хатын-кызлары исә тоташ чокылып (гравирлап) бизәкләр төшерелгән яссы беләзекләрне үзләренеке итеп саныйлар. Андый беләзекләрнең аскы кырыена вак-вак өч тәңкә дә тагылган була. 
Йөзекләр дә күп төрле. Мөселман хатын-кызлары бүген дә фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яраталар. Керәшен хатын-кыз­лары зур ахак (сердолик) кашлы йөзекләрне һәм шома кашлы яки бөтенләй дә кашсыз балдакларны (никах балдаклары) яратып кияләр. Хатыннар балдагының аскы кырыена ике вак тәңкә беркетү гадәте дә керәшеннәргә хас. Гомумән, балдак аларда чиркәү никахының атрибуты буларак таралган булса кирәк.

Татар халкының аяк киемнәре 

Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм баш­мак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар.  

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек.

Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак та­банлы читекләр бик җайлы. 
Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX йөз башларында шәһәр хатын-кыз­лары арасында озын балтырлы, ка­юлы ботинкалар да очрый. Керә­шен хатын-кызлары бер төсле, күбрәк кара күннән эшләнгән каюсыз ботинкалар кигәннәр. Бу вакытларда фабрика эшләп чыгарган көндәлек резин калушлар киелә башлый. Керәшен татарларында һәм башка халыклар белән аралаш яшәгән татарларның аягында каты табанлы күн итекләрне дә еш очратырга бу­ла.   

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегел­гән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: куныч­лы һәм кунычсызлары. Урал татарларының эш киеме комплексында башкортларга хас аяк киеме башымлы каталар, башымлы конҗырыклар очрый. Хатын-кызлар кәвешен тәбәнәк яки биек үкчәле, тәбәнәк артлы итеп теккәннәр. Аяк башына гына киелә торган артсыз аяк ки­еме башмак була. Халык телендә кәвеш белән башмакның аермасы бик беленми. Еш кына каеп яки алтын-көмеш укалар белән чигеп бизәлгән күн кәвешләрне дө башмак дип атау очраклары бар (каюлы, укалы, энҗеле, бәрхет башмаклар). Артсыз башмакларны гадәттә өй эчендә кигәннәр.  

Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстен­нән кигәннәр. Чепца елгасының югары агымында яшәүче татарлар җәен чабата белән кияр өчен махсус киндер оеклар булдырганнар. 
Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак ки­гәннәр.  
 
Барлык төбәкләрдә дә ирләр һәм хатыннар кышын киез итек ки­гәннәр. Итекнең дә ике төре бар: озын кунычлы һәм кунычсыз, кә­веш формасында итеп басылганы (киез-ката, бәлүнкәләр). «Бәлүнкә»ләpнe өйдә кию өчен дә басканнар. Итек басучылар итекне төрле төстәге җепләр белән бизәкләп, чуарлап та эшләгәннәр. Безнең ха­лык, бигрәк тә хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге ирләр, кыска балтырлы киез итекләрне яратып кигән. 
Традицион-гадәти кием, халык мәдәниятенең үзенчәлекле төре бу­ларак, бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә.