16-17 октябрь көннәрендә Уфаның “Башкортостан” Дәүләт концертлар залында “Идел” татар һәм башкорт җырлары халыкара фестиваль-конкурсы була.
Әлеге бәйгедә Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә яшь башкаручылар катнаша.
5 нче тапкыр үткәреләчәк конкурста узган елларда җиңүчеләрнең дә катнашуы көтелә. Конкурсантларга бәяне танылган җырчы Ринат Ибраһимов рәислегендәге жюри бирәчәк.
Программада Венера Ганиева, Флюра Килдиярова, Наилә Фатехова, Фәридә Тимербаева, Роза Хәбибуллина кебек танылган артистлар, “Казан” бию ансамбле, конкурсның башка елларда җиңүчеләре Марсель Вагыйзов, Радик Юлъякшин, Нурзия Сабитова һ.б. катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, Төркия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстаннан да кунаклар булачак.
Конкурста вокал буенча
...
Алга таба укырга »