01:20 Элмә такталар ике телдә булырга тиеш | |
Җирле үзидарә органнарына, элмә такталарда телләр турындагы канун сакланмаган очракта, административ протокол тутыру вәкаләтен бирергә тәкъдим ителә. (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча комитет утырышында депутатлар “Татарстан җирле үзидарә муниципаль берәмлекләренә административ хокук бозуларга протокол төзү турында җаваплы органны билгеләү ” турындагы Татарстан Кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстанда дәүләт телләре турындагы канун нигезендә, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарәләр, оешма, предприятиеләр элмә такталары текстлары ике телдә дә язылып эленергә тиеш, дип билгеләп үтте. Закон проекты вәкаләтләрне бу өлкәдә җирле үзидарә органнарына йөкләүне тәкъдим итә. Вице-премьер сүзләренчә, шундый законнар Россиянең кайбер субъектларында бар инде - Башкортстанда, Саха Республикасында (Якутия), Кабардино-Балкариядә һәм Бурятиядә. | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||