Главная » 2017 » Июнь » 27 » Милли мәктәп кирәкми дигән мифны юкка чыгарырга кирәк — Энгель Фәттахов
00:55
Милли мәктәп кирәкми дигән мифны юкка чыгарырга кирәк — Энгель Фәттахов

  

Милли мәгариф, татар телендә белем бирү һәм алу, аның укучылар, укытучылар, ата-аналар тарафыннан ни рәвешле кабул ителүе көн үзәгендәге иң “янып торган” сораулар булмаса да, актуаль булудан беркайчан да туктамый. Туган телгә, ана теленә бәйле әйберләр милли җанлы кешеләр күңелендә һәрвакыт кызыксыну уята. Икенче берәүләр исә кызыксынып кына калмый, ә ул мәсьәләлрне чишү юлларын да эзли. Мисал өчен, Татарстан Премьер-министры урынбасары —республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Республика парламентында ясаган чыгышында да ул милли мәгарифкә кагылышлы барлык “авырткан нокталарны” күрсәтте. “Интертат” хәбәрчесе чыгышның иң кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да тәкъдим итә.
Глобальләшү чорында туган телләрне, милли мәдәниятне саклау — дәүләт органнарының, җәмәгать оешмаларының, инициатив төркемнәрнең, битараф булмаган гражданнарның ярдәме һәм максатчан эшләве нәтиҗәсендә генә тормышка ашырылырга мөмкин. Милли мәгариф 3 юнәлештә эшләү нәтиҗәсендә генә алга китә ала.

Энгель Фәттахов фикеренчә, болар -

  • федераль үзәк белән ныклы элемтәдә булу
  • белем бирү-методик кадрлар булдыру
  • милли мәгариф оешмаларының нәтиҗәле эшләве, дип саный .

Шулай булуга да карамастан, әле эшләнәсе эшләр күп, дип саный министр. Мисал өчен, фәнни эшләрне, диссертацияләрне татар телендә язу.
- Республика җитәкчелеге федераль үзәккә мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, татар теле хакында диссертацияләрне русча гына язарга мөмкин. Бу исә, үз чиратында, татарча фәнни эшләрнең булмавына китерә. Соңгы елларда фәнни мәкаләләр, мисал өчен, “Фәнни Татарстан” журналында, тәрҗемә буларак бастырыла, - диде ул.
 

Азнакайга ни булган, яки күз буяу беркемгә дә кирәкми...
Энгель Фәттахов фикеренчә, милли мәгариф мәктәпләре институтын торгызу мөһим. Шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Этномәдәни белем бирү Советы оештырырга кирәк, дип саный министр.
-Милли мәгариф үсеше күрсәткечләренең берсе булып балаларның күпмесенең татар телендә белем алуы тора. Балалар бакчаларында туган телдә тәрбия бирү — иң табигый күренеш һәм моңа беренче чиратта игътибар итәргә кирәк. Районнарда бу эш сүлпән бара. Балалар бакчаларында тиешле күләмдә төркемнәр, аерым методик үзәк вазифасын башкарырдай милли балалар бакчалары ачу максаты куелды. Мәктәпләргә килгәндә, республикада 173 меңнән артык татар баласы белем ала. Әлеге укучыларның 35 проценты татар мәктәпләрендә укый. Моннан тыш, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылган. Аларда 14805 бала белем ала. Республика районнары арасында Югары Ослан, Чистай, Әлмәт буенча бу күрсәткеч бөтенләй түбән. Әлеге районнарның эшчәнлеге яңа уку елында районнарга чыгып махсус тикшереләчәк. Дөрес, сүз хисаптагы саннар турында бара. Әңгәмәләр үткәрү, татар мәктәпләрен районнарга чыгып тикшерү барышында статистик мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәве ачыклана. Уку йортларында формаль рәвештә татар мәктәбе, балалар бакчасы статусын йөртә. Тик татар телендә тиешле дәрәҗәдә белем бирелми.
Азнакай районында татар телендә белем бирүне беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев та тәнкыйть утына тотты. Районда татарлар 81 процентны тәшкил итә, ә балаларның 25 проценты гына ана телендә укый. Азнакайлылар 2020 елга кадәр бу санны 43 процентка җиткерергә юл картасы эшләде. Моның өчен биредә татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачу күздә тотыла. Ялган хисап, күз буяу беркемгә дә кирәк түгел! Шуңа да районнарның мәгариф идарәсе алдында формаль хисаплар белән мавыкмыйча, реаль эшкә күчү бурычы куелды.


“Милли мәктәпләр заманча, алдынгы, инновацияле булырга тиеш”
Бүгенге көндә милли мәктәпләрнең дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора, ди Энгель Фәттахов.
-Милли мәктәп кирәкми дигән мифны юкка чыгарырга кирәк. Әгәр дә шартлар тудырылган икән, аңа ихтыяҗ була. Моның өчен милли мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытырга, укытучылар составы белән актив эшләргә, белем бирү программасына балалар белән эшләүнең заманча ысулларын кертергә кирәк. Милли мәктәпләр заманча, алдынгы, инновацияле булырга тиеш, - дигән фикерен җиткерде Энгель Фәттахов.


“Бакчаларда кыенлыклар барысында да бер”
Татар мәгарифенең үзәгендә милли балалар бакчалары, мәктәпләр санала. Балалар бакчалары буенча төп проблемалар, гадәттә, шәһәрләрдә чагыла. Быел Казандагы 80ләп балалар бакчасы тикшерелгән. Аның нәтиҗәләре буенча, бакчалардагы тәрбиячеләрнең тиешле дәрәҗәдә әзерлекле булмаулары, әти-әниләр белән эшләүнең тиешенчә булмавы.
- Балалар бакчаларының өчесенең статусы алынды. Аларны милли оешма дип атап булмый. Башкалар өчен эшчәнлекләрен камилләштерү өчен юл картасы эшләнелде. Бу гамәл алга таба иң элек Яр Чаллыда, аннан соң республиканың бүтән балалар бакчаларында гамәлгә ашырылачак.
Балаларны бакчага электрон система аша теркәүдә дә яңалыклар бар. Хәзер әти-әни баласының нинди тел статуслы бакчага бирәчәген алдан белә ала, дип билгеләп үтте министр чыгышында.


Кадрлар барысын да хәл итә
Милли мәгарифтә төп мәсьәләләрнең берсе — ул кадрлар әзерләү. Ел саен педагогик кадрларга булган ихтыяҗның 25 процентын укытучыларга булган ихтыяҗ тәшкил итә. Тик югары уку йортларында билингваль белем бирүче укытучыларны әзерләү юк дәрәҗәсендә, ди Энгель Фәттахов. Бу мәсьәләне бераз гына булса да “йомшарту” максатыннан, ул Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты төзү тәкъдиме белән чыкты.
- Фәнни кадрлар әзерләүдә җаваплы үзәк, милли мәгарифкә ярдәм итү, яшь һәм алдынгы галимнәргә профессиональ фикер алышу мәйданы буларак, Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты булдыруны кирәк дип саныйм. Шулай ук, милли мәктәпләр өчен фәнни кадрлар әзерләү механизмын да эшләргә, бәлки, Россия мәгариф академиясен дә җәлеп итәргә кирәктер, – ди Энгель әфәнде.


“Татар балалары да русча яхшырак сөйләшә”
- Рус телендәге балалар каналларын карау нәтиҗәсендә, хәзер татар авылларында яшәүче, татар гаиләләрендә балалар туган телләренә караганда русча әйбәтрәк сөйләшә”. Билгеле инде, татар теле өчен җан аткан министрны мондый хәлләр битараф калдыра алмый.
Балалар ана телендә аралашсын, сөйләшсен, татарча тапшырулар карасын өчен Татарстанда яңа телеканал булдырылды. Бу да республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тырышлыгы.


Элмә такталар өчен — яңа закон
Казанда элмә такталар, тукталыш исемнәре рус телендә генә яки татарча хаталы язуга без инде күнегеп беткән идек. Бу теманы күпме генә күтәрсәләр дә, алга китеш зур булмады. Әлегә... Чөнки киләчәктә законны тиешенчә үтәмәүчеләр өчен җаваплылык артачак.
-1992 елда имзаланган “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында закон”га аерым тукталам. Әлеге закон нигезендә, дәүләт телләре барлык эшчәнлектә дә кулланылырга тиеш. Әмма аны җайга салуның төгәл механизмы әлегә кадәр булдырылмаган. Татар һәм рус телләрен элмә такталарда куллану әле дә булса проблема булып кала бирә. Телләр турындагы законны бозган өчен административ җаваплылык та билгеләнмәгән. Бу мәсьәләне чишү максатыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Административ Кодекска үзгәрешләр кертү буенча закон проекты әзерләде. Аның нигезендә, телләр турындагы закон бозылган очракта, административ җаваплылык нормаларын күрсәтә. Бу закон элмә такталарны тәртипкә китерергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Лилия ЛОКМАНОВА

http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/66313-milli-m%D3%99kt%D3%99p-kir%D3%99kmi-dig%D3%99n-mifnyi-yukka-chyigaryiga-kir%D3%99k-%E2%80%94-engel-f%D3%99ttahov.html

Просмотров: 609 | Добавил: остаз | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map