Главная » 2017 » Июнь » 16 » Моң патшабикәсе дә китте... Урының оҗмах түрләреннән булсын, Әлфия апа!
00:25
Моң патшабикәсе дә китте... Урының оҗмах түрләреннән булсын, Әлфия апа!

     

Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. “Көндез кызы Зөлфия: “Әнинең хәле начарайды”, – дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек – төнлә үлүе билгеле булды”, – ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова.

Филармония көн саен Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән элемтәдә торган. Хәтта моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар әле.

“Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. “Әни музыка тыңлап ята”, – дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте”, – ди филармониянең матбугат җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова инсульт белән апрель аенда халык телендә “обком больницасы” дип йөртелгән 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган иде. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән.

Татарстанның халык, Россиянең ятказанган артисты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.

http://kunelradio.ru/2017/06/15/tatarnyn-legendar-zhyrchysy-elfiya-avzalova-84-yashende-vafat-buldy/

Просмотров: 507 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map