Главная » 2016 » Сентябрь » 3 » Рөстәм Миңнеханов Ислам Кәримов вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде
20:59
Рөстәм Миңнеханов Ислам Кәримов вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

"Үзбәкстан Республикасы Президенты - хөрмәтле Ислам Абдулгани улы Кәримовның вафаты турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттек", - дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашу текстында.

"Урта Азия төбәгенең эре һәм абруйлы дәүләтенең берсе - Үзбәкстан белән чирек гасыр нәтиҗәле җитәкчелек иткән танылган сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе вафат. Ул катлаулы 90 нчы елларда туган иле язмышы өчен җаваплылыкны кыю рәвештә үз өстенә алды һәм республика халкын мөстәкыйль Үзбәкстан дәүләте алгарышы һәм чәчәк ату юлыннан алып барды. Ул җитәкче һәм сәясәтче талантын, энергиясен һәм илһамын соңгы көнгә кадәр ил һәм үз гражданнары өчен эшләүгә багышлады. Ислам Абдулганиевичның Үзбәкстан, гомумән Урта Азия төбәгендә сәяси тотрыклылыкны һәм тынычлыкны саклау өчен эшләгәннәренә бәя биреп бетерү кыен", - диелгән.

"Ислам Абдулганиевич татарстанлылар хәтерендә безнең халыклар арасында дуслык традицияләрен һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән Татарстан Республикасының чын дусты буларак истә калачак.

Ислам Кәримовның гаиләсенә һәм якыннарына, Үзбәкстан Республикасының барлык халкына, авыр югалту белән бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне телибез", - дип тәмамлана кайгы уртаклашу тексты.

Искәртеп үтик: Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов кичә, 2 сентябрьдә,инсульттан соң вафат булды. Бүген ул туган шәһәре Сәмәркандта җирләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/03/125520/

Просмотров: 1545 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map