Главная » 2016 » Сентябрь » 4 » "Дуслык такыясы" фольклор фестивале
20:55
"Дуслык такыясы" фольклор фестивале

 (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Чүпрәле районында "Дуслык такыясы" фольклор фестивале үткәрелде. Ул Республика көненә һәм район оешу көненә багышлап уздырылган күркәм мәдәни чараларның берсе иде, дип хәбәр итә районның "Родной край" газетасы.

Чүпрәле башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов фестивальдә катнашучыларны сәламләп, район республикада - авыл хуҗалыгы өлкәсеннән башлап мәдәнияткә кадәр барлык өлкәләрдә алдынгы төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтте.

Аерым алганда, "Дуслык такыясы" фестивале Чүпрәле районында яшәгән ике милләтнең - татарлар һәм чувашларның дуслыгын, килешеп яшәвен чагылдырды. Әлеге этник бәйрәм районның күп кенә авыллары фольклор коллективларының үзенчәлекле чыгышлары белән истә калды. Алар барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Фольклор бәйрәме дискотека белән тәмамланды, диелә район басмасы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/04/125518/

Просмотров: 1298 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map