Юто Хиcияма – Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/06-10-2020/yuto-hisiyama-yaponiyad-tatar-telen-ukyta-bashlady

Караулар: 1159 | Өстәде: остаз | Дата: 06.10.2020 | Фикерләр (6)

«Укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный», — ди ул.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/04-10-2020/vasil-sh-yhraziev-ukytuchylar-k-ne-bel-n-kotlady-5776308

Караулар: 228 | Өстәде: остаз | Дата: 04.10.2020 | Фикерләр (0)

Казанда татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачылды.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/03-10-2020/vasil-sh-yhraziev-il-am-shakirov-is-n-chagynda-gomere-bue-tatar-halkyna-hezm-t-itte-5776193

Караулар: 256 | Өстәде: остаз | Дата: 03.10.2020 | Фикерләр (0)

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Камал театры тамашачыларны ютуб-каналда спектакльләр карарга чакыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Ютуб-каналыбызда татар театры тарихындагы иң яхшы 30 спектакльнең видеоязмаларын карарга мөмкин. Архивтагы легендар спектакльләр бушка күрсәтелә. Тизрәк безгә кушылыгыз», диелә бу хәбәрдә.

Камал театры канала керү өчен сылтама.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/06-08-2020/kamal-teatry-tarihyndagy-i-yahshy-utyz-spektaklne-internettan-karap-bula-5761618

Караулар: 222 | Өстәде: остаз | Дата: 06.08.2020 | Фикерләр (0)

Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәбрис Яруллин ТР Милли китапханә директорының урынбасары итеп билгеләнде. Мәдинә Тимерҗанова матбугат конференциясендә Тәбрис Яруллинга шушы тәкъдимне ясады. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-08-2020/t-bris-yarullin-tr-milli-kitaphan-direktoryny-urynbasary-itep-bilgel-nde-5761437

Караулар: 377 | Өстәде: остаз | Дата: 06.08.2020 | Фикерләр (0)

Казан, 5 август, «Татар-информ»). Казанның 2нче татар гимназиясен 30 елга якын җитәкләгән директор Камәрия Хәмидуллина лаеклы ялга китә. Бу хактагы мәгълүматны ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Яшем белән бәйле ялга китәргә карар кабул иттем. Әлегә боерык юк», — дип аңлатты Камәрия Хәмидуллина. Ул боерык чыкмыйча үз урынына кем каласын әйтмәде.

«Татар-информ”га билгеле булганча, Камәрия Хәмидуллина урынына бүгенге көндә 13нче гимназияне җитәкләгән Рамил Гайнуллин билгеләнергә тиеш.

«Мәгариф идарәсеннән 2нче гимназияне җитәкләргә тәкъдим ясадылар. Әлегә мин авылда ялда, рәсми кәгазьләрне күрмәдем», — дип хәбәр итте Казанның 13нче гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин.

Камәрия Хәмидуллина 1949 елның 5 ноябрендә ТАССРның Саба районы Шекше авылында туа.

Белеме: «математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын ... Алга таба укырга »

Караулар: 340 | Өстәде: остаз | Дата: 06.08.2020 | Фикерләр (0)

Татарның зур галиме тыйнак кына китеп барган. Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның вафаты турында хәбәр аны җир куенына иңдергәч кенә таралды. 

Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин: 

«Әйе, Мәхмүт Нигъмәтҗанов китеп барган. Безгә хәбәр соң гына килеп иреште. Туганнары хәбәр итмәгән. Мәхмүт Нигъмәтҗанов безнең Композиторлар берлеге әгъзасы. Соңгы елларда ябык яшәде. Әле биш ел элек Татарстан композиторлар берлеге съездына да килгән иде. Соңгысына инде килә алмады. Сәламәтлеге мөмкинлек бирмәде. Быел аңа 90 яшь тулды. Композитор Борис Трубинга да 90 яшь тулды. Анатолий Лупповка — 91 яшь. Без берсен дә өйләренә барып котлый алмадык. Үзегез аңлыйсыз — вакыты ул түгел». Подробнее: https://intertat.tatar/news/culture/04-08-2020/d-reslek-chen-k-r-shk-n-keshel-r-yarap-bet-almyylar-inde-m-hm-t-nig-m-t-anov-vafat-5 ... Алга таба укырга »

Караулар: 371 | Өстәде: остаз | Дата: 04.08.2020 | Фикерләр (0)

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Курскида бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге сквер ачылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк бу урында балалар бакчасы төзергә ниятләгәннәр. Әмма җирле халык сквер кулайрак булачак дигән карарга килгән.

Сквер булдыру – Татарстан Хөкүмәтенең инициативасы. Төзелешкә акча Казан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Биредә алып барылган эшләргә Курскиның «Татар-рус дуслыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы кураторлык итә. Паркта татар халык шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәле дә калкып чыгачак.

«Бу рус һәм татар халкы арасындагы дуслыкны чагылдырган яхшы объект булачак», - дип белдерде төбәк башлыгы Роман Старовойт. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/30-07-2020/kurskida-b-ek-tatar-shagyyre-gabdulla-tukay-isemend-ge-skver-achylachak-5760316

Караулар: 346 | Өстәде: остаз | Дата: 31.07.2020 | Фикерләр (0)

(28 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милләт киләчәге турында программ мәкаләсенең татар дөньясында көтеп алынган булуын һәм хуплап каршы алынуын хәбәр итте.

«Бу кирәкле мәкалә. Без аны төбәкләрдәге, чит илләрдәге татар активларына тараттык. Татар дөньясында гына түгел, башка милләтләр арасында да ул өметләр белән, хуплап каршы алынды», — диде Шәйхразиев.

Премьер-министр урынбасары Рөстәм Миңнехановның Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә президент булып торуын искәртте. «Президент Бөтендөнья татар конгрессына да бурычлар куйды. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү буенча юнәлеш бирде», — диде ул.

Васил Шәйхразиев татар халкының төп бурычларының берсе булып бердәмлекне саклау торганын әйтте һәм бу фикернең Президент мәкаләсендә ... Алга таба укырга »

Караулар: 388 | Өстәде: остаз | Дата: 29.07.2020 | Фикерләр (0)

1 2 3 4 5 6 »