Главная » 2015 » Сентябрь » 9 » “Идел” татар һәм башкорт җырлары фестиваль-конкурсы чакыра!
22:01
“Идел” татар һәм башкорт җырлары фестиваль-конкурсы чакыра!

16-17 октябрь көннәрендә Уфаның “Башкортостан” Дәүләт концертлар залында “Идел” татар һәм башкорт җырлары халыкара фестиваль-конкурсы була.

Әлеге бәйгедә Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә яшь башкаручылар катнаша.

5 нче тапкыр үткәреләчәк конкурста узган елларда җиңүчеләрнең дә катнашуы көтелә. Конкурсантларга бәяне танылган җырчы Ринат Ибраһимов рәислегендәге жюри бирәчәк.

Программада Венера Ганиева, Флюра Килдиярова, Наилә Фатехова, Фәридә Тимербаева, Роза Хәбибуллина кебек танылган артистлар, “Казан” бию ансамбле, конкурсның башка елларда җиңүчеләре Марсель Вагыйзов, Радик Юлъякшин, Нурзия Сабитова һ.б. катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, Төркия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстаннан да кунаклар булачак.

Конкурста вокал буенча махсус белеме булган профессиональ артистлар, әлеге юнәлештә укучы студентлар, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр катнашырга хокуклы. Конкурстантларның яше 35 яшьтән артмаска тиеш. Яшь җырчыларның репертуарында татар һәм башкорт халык җырлары, шулай ук заманча композиторлар иҗат иткән эстрада көйләре булу шарт.

Фестиваль ТР һәм БР Мәдәният министрлыклары ярдәме белән уздырыла.

Заявкаларны Idelfestival@gmail.com электрон адресына юлларга мөмкин, диелә “Башинформ” МА хәбәрендә.

«Татар-информ» МА

http://tatar-congress.org/yanalyklar/idel-tatar-hem-bashkort-zhyrlary-festival-konkursy-chakyra/

Просмотров: 610 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map