Главная » 2017 » Май » 22 » Юбилеегыз белән, Фәрит әфәнде!
00:42
Юбилеегыз белән, Фәрит әфәнде!

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең иң күренеклесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның олы юбилее!
Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!
Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйсы килә. Дәүләт Советында бергә биш ел эшләү дәверендә Сезне туган республикабызның һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен тотрыклы яклаучы, ике яклы хезмәттәшлекле киңәйтүдә федераль үзәк белән актив диалогны ныклы дәвам итүче,Татарстаныбыз алдындагы катлаулы икътисадый һәм социаль бурычларны хәл итүдә иң актив катнашучы буларак белдем. Сез -хезмәт сөючән һәм үз-үзегезгә бик таләпчән шәхес. Янәшәгездә булган һәркемнең компетентлы, намуслы һәм тәрбияле булуын хуплыйсыз.Үзегез дә тормыш баскычларыннан күп төрле сынауларны узып күтәрелгәнсез. Халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешегез аеруча зур.Сезнең Дәүләт Советы эшләрен алып барган ике телдә дә камил сөйләшүегез башкаларга да үрнәк.Татарстаныбызның сәяси абруен күтәрүдә көчегезне кызганмыйсыз. Дәүләт Советы җитәкчесе буларак, татар теленең дәүләт теле буларак үсешен законнар белән тәэмин итү юнәлешендә күп эш башкарасыз.Сезнең әдәбиятыбыз,сәнгатебез белән кызыксынып,үзегез дә аларның заманча үсешенә этәргеч бирүегез мактауга лаек.

Фәрит Хәйруллович!
Үз илебезне,туган республикабызны,газиз халкыбызны яратучы йөрәгегез Татарстанның киләчәге турында һәрдаим борчылып яши. Республикабызда яшәгән һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын сакларга, аларны үстерергә кирәклеген искәртеп,буыннардан –буынга килүче күркәм гадәтләрнең яшәвен хуплавыгыз да үзе үк Сезнең олы шәхес булуыгызны күрсәтеп тора.

Татарстан Дәүләт Советы дигән олы корабның акыллы ,тәвәккәл капитаны булып,киләчәктә дә республикабыз тормышын яхшы якка үзгәртеп хезмәт итүдә бетмәс көч-куәт,сабырлык,исәнлек телим.Сезнең бар эшләрегездә дә гаиләгез,чын дусларыгыз ныклы терәк булсын.

Фәрид Мифтахов

Просмотров: 497 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map