Главная » 2020 » Август » 6 » Казанның 2нче татар гимназиясендә яңа җитәкче
11:19
Казанның 2нче татар гимназиясендә яңа җитәкче

Казан, 5 август, «Татар-информ»). Казанның 2нче татар гимназиясен 30 елга якын җитәкләгән директор Камәрия Хәмидуллина лаеклы ялга китә. Бу хактагы мәгълүматны ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Яшем белән бәйле ялга китәргә карар кабул иттем. Әлегә боерык юк», — дип аңлатты Камәрия Хәмидуллина. Ул боерык чыкмыйча үз урынына кем каласын әйтмәде.

«Татар-информ”га билгеле булганча, Камәрия Хәмидуллина урынына бүгенге көндә 13нче гимназияне җитәкләгән Рамил Гайнуллин билгеләнергә тиеш.

«Мәгариф идарәсеннән 2нче гимназияне җитәкләргә тәкъдим ясадылар. Әлегә мин авылда ялда, рәсми кәгазьләрне күрмәдем», — дип хәбәр итте Казанның 13нче гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин.

Камәрия Хәмидуллина 1949 елның 5 ноябрендә ТАССРның Саба районы Шекше авылында туа.

Белеме: «математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

1971-1972 елларда - Казан шәһәре Идел Буе районының 13 нче урта мәктәбе математика укытучысы;

1972-1973 елларда - тәрбияче;

1973-1978 елларда - Казан шәһәренең 115 нче урта мәктәбе математика укытучысы;

1978-1990 елларда - 10 нчы урта интернат-мәктәбе математика укытучысы;

1990-1991 елларда - Казанның 2 нче гимназиясе математика һәм информатика укытучысы;

1991- 1993 елларда - Г. Ибраһимов ис. Казан гимназиясенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары;

1993 елдан - Казан шәһәре 2 нче татар гимназиясе директоры.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/05-08-2020/kam-riya-h-midullina-kazanny-2nche-tatar-gimnaziyase-direktory-vazifasynnan-kit-5761390

Просмотров: 364 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map