Главная » 2015 » Сентябрь » 9 » «Нур»да — театр төне
21:59
«Нур»да — театр төне

18 сентябрь көнне Уфа „Нур” татар дәүләт театры үзенең 24-нче иҗат сезонын башлый. Ул көнне тамашачының кайнар мәхәббәтен яулап өлгергән популяр спектакль Н. Гаетбайның „Балконнан төшкән мәхәббәт” комедиясе тәкъдим ителәчәк.

Иҗат сезонын ачу тантанасыннан соң икенче көнне тамашачыларны сихри „Театр төне” көтә. Бу мәдәни акция Уфада өченче тапкыр уза һәм яңа иҗат мизгелләре башланыр алдыннан үтә торган матур очрашулар йоласына әверелде. Бу юлы „нурлылар” яңа программа әзерләгән, аның төп максаты – театр артистлары белән якынанрак таныштыру. Ә фойеда тамашачыларны искиткеч карнавал, билгеле сәхнә осталары җитәкчелегендә мастер-класслар үтәчәк, халык җырлары һәм тере оркестр чыгышы көтә.

Бер атнадан соң тамашачыларны ян сюрприз көтә – танылган Казан драматургы Аманулланың „Безнең авыл артистлары, яки татарча дель арте” спектакленең премьерасы узачак. Билгеле авторның әсәрләре театрда берничә тапкыр зур уңыш белән барды. Бу спектакль дә 20 ел элек куелган иде. Бүген әсәрне заманча сулыш, заманча яңгыраш белән Илдар Вәлиев сәхнәләштерә. Сюжет үзешчән сәнгать вәкилләре район хакакимияте алдында чыгыш ясар өчен спектакль әзерләүләре турынды хикәяли. Шул вакыйгалар аша театр халык юморының байлыгын, рухының матурлыгын, сәнгатькә мәхәббәтен күрсәтергә омтыла. Урыны белән комедиянең персонажлары билгеле сатирик геройларны хәтерләтеп куя. Бу әсәрдә тамашачылар яраткан артистларын: Рәсимә Гайфуллинаны, Миңннинур Сәитова-Гыйзәтуллинаны, Мәхмут Фатыйховны, Гөлназ Мөхәммәдиеваны, Лина Ганееваны, Резида Зарипованы, Айрат Фатыйховны, Альберт Шәйхетдиновны һәм башкаларны күрә алачак. Композиторы — Урал Иделбаев, куючы рәсамы — Нурия Габидуллина.

http://tatar-congress.org/yanalyklar/nurda-teatr-tone/

Просмотров: 592 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map