Главная » 2016 » Май » 27 » Тукай Төркия киңлекләрендә
21:28
Тукай Төркия киңлекләрендә

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү чараларының берсе буларак, Төркиянең “BENGÜ” нәшриятында төрек телендә “Габдулла Тукай. Шигырьләр” дигән яңа китап басылып чыкты. Анда шагыйрьнең 130 шигыре урын алган.

Моңа кадәр төрек галимнәре һәм әдипләре тарафыннан Г.Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы шактый өйрәнелде. Ә әдипнең төрек телендә бу күләмдә  шигырьләре тупланмасы моңарчы дөнья күргәне юк иде.

Узган ел Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан  Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглуга бөек шагыйрьнең шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итү турында тәкъдим ясаган иде. Шагыйрьнең шигырьләрен сайлап алуда язучы Ркаил Зәйдулла ярдәм итә. Татарчадан төрекчәгә юлга-юл тәрҗемәне – Казанда яшәүче төрек язучысы Фатих Кутлу, ә сәнгати тәрҗемәне Төркиянең күренекле шагыйре, “Кардәш каләмнәр”  журналының баш мөхәррире Али Акбаш башкара.  

Бер ел дигәндә, әлеге проект тормышка ашырылып, китап төрек укучысына барып иреште. “Баштарак даһи шагыйрьнең әсәрләрен тәрҗемә итүгә алынудан куркып калдым, – дип искә ала Фатих Кутлу китапка кереш сүзендә. – Үтә дә җаваплы хезмәт бит бу! Шагыйрь милләт хәсрәтен кайгыртып яшәгән. Тәрҗемә иткәндә, аның чын мәгънәсендә зур шагыйрь булуына тагын бер кат инандым. Г.Тукай иҗатының башлангыч чорында язган шигырьләре төрек теленә бик якын, шуңа күрә аларны тәрҗемә итү авыр булмады.  Заманында шагыйрьнең Төркиягә килү хыялы тормышка ашмый калган, менә хәзер аның рухы Төркиягә якынлашты. Бөек шагыйрьгә бик рәхмәтлебез”.

Әлеге китап Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән нәшер ителде. Бу – Евразия һәм Татарстан язучылар берлекләренең уртак казанышы.

Мәҗмугада Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача мәгълүмат бирелә. Шулай ук Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу һәм Фатих Кутлуның Г.Тукай турында уйланулары, китапны нәшер итүдәге  хатирәләре дә төрек укучысында зур кызыксыну уятыр.

Просмотров: 773 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map