17 июльдә Мәскәүдәге “Коломенское” музей-тыюлыгында милли бәйрәмебез – Сабан туе булды. Әлеге бәйрәмдә республикабыздан рәсми рәвештә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яр-Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.
Мәскәүдә уздырыла торган Сабан туйларының төп партнеры – Яр-Чаллы шәһәре мәйданга читәнле ихата белән уратып алынган авыл өе һәм “Дакар” раллиенда катнашкан “ЕамАЗ” автомобиле алып барган иде.
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Башкаладагы Сабан туеның үзенчәлеге – анда төрле милләтләрнең катнашуында, – дип белдерде. – Әлеге бәйрәмдә халыклар очрашып, хәл-әхвәл белешә, уңышларын, сөенечләрен уртаклаша. Шөкер, аягыбызда нык басып торабыз. Әти-әниләре белән балалар да күпләп килгән – димәк, гореф-гадә
...
Алга таба укырга »