Төп бит » Яңалыклар архивы

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү чараларының берсе буларак, Төркиянең “BENGÜ” нәшриятында төрек телендә “Габдулла Тукай. Шигырьләр” дигән яңа китап басылып чыкты. Анда шагыйрьнең 130 шигыре урын алган.

Моңа кадәр төрек галимнәре һәм әдипләре тарафыннан Г.Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы шактый өйрәнелде. Ә әдипнең төрек телендә бу күләмдә  шигырьләре тупланмасы моңарчы дөнья күргәне юк иде.

Узган ел Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан  Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглуга бөек шагыйрьнең шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итү турында тәкъдим ясаган иде. Шагыйрьнең шигырьләрен сайлап алуда язучы Ркаил Зәйдулла ярдәм итә. Татарчадан төрекчәгә юлга-юл тәрҗемәне – Казанда яшәүче төрек язучысы Фатих Кутлу, ә сәнгати тәрҗемәне Төркиянең күренекле шагыйре, “Кардәш каләмнәр”   ... Алга таба укырга »

Караулар: 775 | Өстәде: остаз | Дата: 27.05.2016 | Фикерләр (0)

 4 декабрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) Татарстан Республикасының Халык язучысы, күренекле педагог Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

     Анда әдипнең якыннары, шәкертләре, яшәгәндә үзе хөрмәт иткән сәнгать осталары, язучылар, әдәбият сөючеләр катнашып, М. Мәһдиевнең әдәби мирасы, тормыш юлы хакындагы истәлекләре белән уртаклашачаклар. Һәм, әлбәттә инде, чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барачак.

    Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсенә  рәхим итегез!

    Кичә 17 сәгатьтә башлана.

Чыганак:  ... Алга таба укырга »

Караулар: 1279 | Өстәде: остаз | Дата: 03.12.2015 | Фикерләр (0)

    Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек язучыбыз Вакыйф Нуруллинга  80 яшь тулды.  Совет чоры тормышының бөтен тирәнлекләрен иң оста яктыртучы әдип буларак мәгълүм ул татар укучысына. Аның “Шинельсез солдатлар”, “Һәлакәт”, “Яшьнәп үткән яшьлек” повестлары гына да язучының әдәби офыклары киңлеген билгели.

Чыганак: http://www.sptatar.ru/index.php?limitstart=70&lang=tt

Караулар: 1297 | Өстәде: остаз | Дата: 03.11.2015 | Фикерләр (0)

16-17 октябрь көннәрендә Уфаның “Башкортостан” Дәүләт концертлар залында “Идел” татар һәм башкорт җырлары халыкара фестиваль-конкурсы була.

Әлеге бәйгедә Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә яшь башкаручылар катнаша.

5 нче тапкыр үткәреләчәк конкурста узган елларда җиңүчеләрнең дә катнашуы көтелә. Конкурсантларга бәяне танылган җырчы Ринат Ибраһимов рәислегендәге жюри бирәчәк.

Программада Венера Ганиева, Флюра Килдиярова, Наилә Фатехова, Фәридә Тимербаева, Роза Хәбибуллина кебек танылган артистлар, “Казан” бию ансамбле, конкурсның башка елларда җиңүчеләре Марсель Вагыйзов, Радик Юлъякшин, Нурзия Сабитова һ.б. катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, Төркия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстаннан да кунаклар булачак.

Конкурста вокал буенча ... Алга таба укырга »

Караулар: 612 | Өстәде: остаз | Дата: 09.09.2015 | Фикерләр (0)

18 сентябрь көнне Уфа „Нур” татар дәүләт театры үзенең 24-нче иҗат сезонын башлый. Ул көнне тамашачының кайнар мәхәббәтен яулап өлгергән популяр спектакль Н. Гаетбайның „Балконнан төшкән мәхәббәт” комедиясе тәкъдим ителәчәк.

Иҗат сезонын ачу тантанасыннан соң икенче көнне тамашачыларны сихри „Театр төне” көтә. Бу мәдәни акция Уфада өченче тапкыр уза һәм яңа иҗат мизгелләре башланыр алдыннан үтә торган матур очрашулар йоласына әверелде. Бу юлы „нурлылар” яңа программа әзерләгән, аның төп максаты – театр артистлары белән якынанрак таныштыру. Ә фойеда тамашачыларны искиткеч карнавал, билгеле сәхнә осталары җитәкчелегендә мастер-класслар үтәчәк, халык җырлары һәм тере оркестр чыгышы көтә.

Бер атнадан соң тамашачыларны ян сюрприз көтә – танылган Казан драматургы Аманулланың „Безнең авыл артистлары, яки татарча дель арте&r ... Алга таба укырга »

Караулар: 592 | Өстәде: остаз | Дата: 09.09.2015 | Фикерләр (0)

Шиһабетдин Мәрҗани бер иде.

Кадерен, кыйммәтен белмәк

аның өчен түгел, безләр өчен ифтиһардыр.

Исмәгыйль Гаспралы.

Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани – татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим, фикер һәм акыл иясе. Аның исемен әйткәндә үк күңел ничектер олы хөрмәт хисе, чиксез горурлык белән тула. Аллага шөкер, бу олы шәхесебез хакында фәнни хезмәтләр языла, иҗатына багышланган конференцияләр үткәрелә, исеме дә шулай югалмас әле дип ышаныйк, чөнки күңелендә иман нуры сүнмәгән һәр мөселман, һәр татар өчен бу шәхеснең исеме якын, изгедер дип уйлыйк. Ул яшәгән йорт та кайчандыр төзәтелер (тышкы ягы гына түгел), шәһәребездә үзәкләштерелгән якты бер истәлек музее да ачылыр әле дип өметләник. Бөек галимебезгә һ ... Алга таба укырга »

Караулар: 705 | Өстәде: остаз | Дата: 09.05.2015 | Фикерләр (0)

МӨХӘММӘТҖАНОВА Сәидә Айрат кызы. 2001 елның 12 гыйнварендә Казан шәһәрендә туа. 5 яшеннән «Ак калфак» фольклор төркеменә йөри, мөнәҗәтләр җырларга өйрәнә. 6 яшеннән башлап танылган татар җырчылары Асылъяр һәм Габделфәт Сафин концертларында катнаша. Алар белән бергә Россия шәһәрләре буенча гастрольләргә чыга. Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Татарстан районнарында, хәйрия концертларында чыгыш ясый. 9 яшендә Сәидә Югары Пышма шәһәренең (Свердлау өлкәсе) музыка мәктәбендә үзенең беренче сольный концертын оештыра. Әле бик яшь булуына карамастан, ирешкән уңышлары инде шактый: Халыкара, Россиякүләм, регионара, республика бәйге фестивальләрендә Гран-при иясе, лауреат, дипломат… Шулай ук ул – «Мини-Мисс Татарстана», Казан шәһәре мэрының исемле стипендиаты,  XIV «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә «Вокал» номинациясендә Гран-при иясе, Универсиада-2013 кысаларындагы мәдәни чараларда моңлы ... Алга таба укырга »

Караулар: 688 | Өстәде: остаз | Дата: 15.04.2015 | Фикерләр (0)

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге бүләккә материаллар әзерләргә кирәк булгач, эш тәҗрибәсеннән булган материалларым белән беррәттән, шушы сайтымны да комиссиягә тәкъдим итәргә булдым. Хәерле сәгатьтә!

Караулар: 659 | Өстәде: остаз | Дата: 03.05.2014 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 5 6 »
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map