Главная » 2016 » Июль » 20 » Мәскәүдә Сабан туе
21:30
Мәскәүдә Сабан туе

17 июльдә Мәскәүдәге “Коломенское” музей-тыюлыгында милли бәйрәмебез – Сабан туе булды. Әлеге бәйрәмдә республикабыздан рәсми рәвештә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яр-Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.

Мәскәүдә уздырыла торган Сабан туйларының төп партнеры – Яр-Чаллы шәһәре мәйданга читәнле ихата белән уратып алынган авыл өе һәм “Дакар” раллиенда катнашкан “ЕамАЗ” автомобиле алып барган иде.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Башкаладагы Сабан туеның үзенчәлеге – анда төрле милләтләрнең катнашуында, – дип белдерде. – Әлеге бәйрәмдә халыклар очрашып, хәл-әхвәл белешә, уңышларын, сөенечләрен уртаклаша. Шөкер, аягыбызда нык басып торабыз. Әти-әниләре белән балалар да күпләп килгән – димәк, гореф-гадәтләребез дәвам итәчәк. Милли көйләр, милли ризыкларыбыз, киемнәребезне  саклап калырга омтылышыбыз нәкъ менә сабан туйларында чагыла да инде. Без моның белән горурланабыз”, – диде ул. Дәүләт Советы рәисе Сабан туен оештыру комитетына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин, әлеге бәйрәмгә Бахрейн, Кыргызстан, Үзбәкстан илчеләре, Куба, Бельгия, Мальта, Молдова, Германия, Корея дипломатлары һәм АКШ илчелегеннән вәкилләр килгәнен ассызыклап, быелгы Сабан туеның аеруча үзенчәлекле булуын белдерде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин, Сабан туе кунакларын котлап: “Шәһәребездәге Сабан туйлары елдан-ел матуррак була бара, – диде. – Мәскәүлеләр күңелендә ул лаеклы урын алып тора: гаиләләре белән бергәләп алар биредә милләттәшләре белән дустанә рәвештә күңел ача. Башкаладагы татар һәм башкорт җәмәгатьчелекләре һәм Рәсәй төбәкләреннән җыелган кунаклар милли-мәдәни хәзинәләрне күрсәтә торган җәүһәрләрне күпләп әзерләгән.”

Мәскәү Сабан туенда 160 мең кеше катнашты.

Просмотров: 472 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map