(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татар телендә белем бирү cистемасы тамырдан үзгәртүләр сорый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнеголов белдерде.
“Болгар ислам академиясе хакында күп сөйлибез, - ди Хатыйп Миңнеголов. – Әле күптән түгел генә ислам академиясендә булып кайттым. Бинасы яхшы, зур итеп корылган. Ә без аны нәрсә белән тутырып бетерербез икән? Анда нинди шәкертләр киләчәк? Аларны кемнәр укытачак? Болар хакында төптән уйларга кирәк. Ислам академиясендә белем бирү гарәп һәм рус телләрендә генә алып барылачакмы? Татарстан җирендә урнашкач, Болгар ислам академиясе татарның да үзәге, татар телен, әдәбиятын, тарихын д
...
Алга таба укырга »