Җирле үзидарә органнарына, элмә такталарда телләр турындагы канун сакланмаган очракта, административ протокол тутыру вәкаләтен бирергә тәкъдим ителә.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча комитет утырышында депутатлар “Татарстан җирле үзидарә муниципаль берәмлекләренә административ хокук бозуларга протокол төзү турында җаваплы органны билгеләү ” турындагы Татарстан Кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстанда дәүләт телләре турындагы канун нигезендә, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарәләр, оешма, предприятиеләр элмә такталары текстлары ике телдә дә язылып эленергә тиеш, дип билгеләп үтте.
“Телләр турындагы законның үтәлешен башкару җитәкчедән таләп ителә, бу вазифа аларга йөкләнә,- диде ми
...
Алга таба укырга »