(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Танылган татар галиме һәм сәясәтчесе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасына үз фикерен белдерде. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасы шатландыра. Аның таләпчән җитәкче икәнен беләбез. Ул бу эшне башлагач, ахырга хәтле җиткерәчәк. Шуңа күрә татар теленең дәрәҗәсе күтәрелер дигән өмет бар. Телгә игътибар көчәер», — дип әйтте Рафаил Хәкимов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә. «Минтимер Шәймиев Президент булган вакытта да андый теләкләр, программалар булды, милләт өчен бик күп эш эшләнде. Әмма бүген илдә сәясәт башка төрле. Югары трибунадан илдә рус теле генә калырга тиеш дип әйтелде, Кремльнең яңа карары Конституциягә каршы чыкты. Безгә хәзер куркып торырга сәбәп юк. Үзебезнең юлны дәвам итәргә, нык торыр ... Алга таба укырга » |
Җирле үзидарә органнарына, элмә такталарда телләр турындагы канун сакланмаган очракта, административ протокол тутыру вәкаләтен бирергә тәкъдим ителә. (Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча комитет утырышында депутатлар “Татарстан җирле үзидарә муниципаль берәмлекләренә административ хокук бозуларга протокол төзү турында җаваплы органны билгеләү ” турындагы Татарстан Кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстанда дәүләт телләре турындагы канун нигезендә, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарәләр, оешма, предприятиеләр элмә такталары текстлары ике телдә дә язылып эленергә тиеш, дип билгеләп үтте. |
Быел Театр Сабан туеның абсолют Батыры булып “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев калды. Ул 80 кг нан артык авырлыкта көрәште. 70 кг авырлыкта Әлмәт Татар дәүләт театры артисты Раушан Мөхәммәтҗанов беренче булды. 80 кг авырлыкта Г.Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин җиңүгә иреште. Өч Батырга да бүләккә кер юу машиналары тапшырылды. Ә Юрий Чуктиевка Президент бүләге - машина, һәм, әлбәттә, гадәттәгечә тәкә бирелде. Татар көрәше келәменә барлыгы 11 артист чыкты. Сабан туе хөкемдары Рәшит Кәримов әйтүенчә, артистлар арасында шул кадәр көрәшче булуы бик яхшы. Ул келәмгә, чыннан да, көрәшә белә торган егетләр чыгуын әйтте, көрәшчеләрнең оешканлыгын, әзерлекләре булуын ... Алга таба укырга » |
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең иң күренеклесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның олы юбилее! |
Биләрдә... |
|
|
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татар телендә белем бирү cистемасы тамырдан үзгәртүләр сорый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнеголов белдерде. “Болгар ислам академиясе хакында күп сөйлибез, - ди Хатыйп Миңнеголов. – Әле күптән түгел генә ислам академиясендә булып кайттым. Бинасы яхшы, зур итеп корылган. Ә без аны нәрсә белән тутырып бетерербез икән? Анда нинди шәкертләр киләчәк? Аларны кемнәр укытачак? Болар хакында төптән уйларга кирәк. Ислам академиясендә белем бирү гарәп һәм рус телләрендә генә алып барылачакмы? Татарстан җирендә урнашкач, Болгар ислам академиясе татарның да үзәге, татар телен, әдәбиятын, тарихын д ... Алга таба укырга » |
Милли мәгариф, татар телендә белем бирү һәм алу, аның укучылар, укытучылар, ата-аналар тарафыннан ни рәвешле кабул ителүе көн үзәгендәге иң “янып торган” сораулар булмаса да, актуаль булудан беркайчан да туктамый. Туган телгә, ана теленә бәйле әйберләр милли җанлы кешеләр күңелендә һәрвакыт кызыксыну уята. Икенче берәүләр исә кызыксынып кына калмый, ә ул мәсьәләлрне чишү юлларын да эзли. Мисал өчен, Татарстан Премьер-министры урынбасары —республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Республика парламентында ясаган чыгышында да ул милли мәгарифкә кагылышлы барлык “авырткан нокталарны” күрсәтте. “Интертат” хәбәрчесе чыгышның иң кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да тәкъдим итә. |
Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. “Көндез кызы Зөлфия: “Әнинең хәле начарайды”, – дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек – төнлә үлүе билгеле булды”, – ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова. Филармония көн саен Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән элемтәдә торган. Хәтта моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар әле. “Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. “Әни м ... Алга таба укырга » |