Главная » 2017 » Июнь » 28 » Татар көрәше келәменә барлыгы 11 артист чыкты.
00:49
Татар көрәше келәменә барлыгы 11 артист чыкты.

 

Быел Театр Сабан туеның абсолют Батыры булып “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев калды. Ул 80 кг нан артык авырлыкта көрәште. 70 кг авырлыкта Әлмәт Татар дәүләт театры артисты Раушан Мөхәммәтҗанов беренче булды. 80 кг авырлыкта Г.Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин җиңүгә иреште.

Өч Батырга да бүләккә кер юу машиналары тапшырылды. Ә Юрий Чуктиевка Президент бүләге - машина, һәм, әлбәттә, гадәттәгечә тәкә бирелде.

Татар көрәше келәменә барлыгы 11 артист чыкты. Сабан туе хөкемдары Рәшит Кәримов әйтүенчә, артистлар арасында шул кадәр көрәшче булуы бик яхшы. Ул келәмгә, чыннан да, көрәшә белә торган егетләр чыгуын әйтте, көрәшчеләрнең оешканлыгын, әзерлекләре булуын билгеләп үтте. Көрәш буенча тренер Дилүс Закиров аеруча Илдар Әхмәдуллинга өметләр баглавын белдерде, әмма башкаларның да әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде.

Илдар Әхмәдуллин белән Раушан Мөхәммәтҗановның Театр Сабан туенда беренче тапкыр бил алышулары. Ә Юрий Чуктиевның инде Театр Сабан туеның абсолют Батыры булып калганы бар иде.

Мәгълүмат өчен. Театр Сабан туеның абсолют Батыры булып төрле елларда - Г.Камал театры артисты Минвәли Габдуллин, Тинчурин театры артистлары Алмас Фәтхуллин һәм Харис Хөснетдинов, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев калганы бар. Театр Сабан туе кагыйдәләре буенча, артист өч ел стаж белән генә милли көрәш келәменә чыга ала, бер абсолют Батыр булганнан соң, киләсе биш елда көрәштә катнаша алмый. 

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/27/143386/

Просмотров: 516 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map