Төп бит » Яңалыклар архивы

"Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк!" Укучыларым уңышы

    

Караулар: 469 | Өстәде: остаз | Дата: 28.05.2017 | Фикерләр (0)

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең иң күренеклесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның олы юбилее!
Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!
Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйсы килә. Дәүләт Советында бергә биш ел эшләү дәверендә Сезне туган республикабызның һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен тотрыклы яклаучы, ике яклы хезмәттәшлекле киңәйтүдә федераль үзәк белән актив диалогны ныклы дәвам итүче,Татарстаныбыз алдындагы катлаулы икътисадый һәм социаль бурычларны хәл итүдә иң актив катнашучы буларак белдем. Сез -хезмәт сөючән һәм үз-үзегезгә бик таләпчән шәхес. Янәшәгездә булган һәркемнең компетентлы, намуслы һәм тәрбияле булуын хуплыйсыз.Үзегез дә тормыш баскычларыннан күп төрле сынауларны узып күтәрелгәнсе ... Алга таба укырга »

Караулар: 502 | Өстәде: остаз | Дата: 22.05.2017 | Фикерләр (0)

Караулар: 1287 | Өстәде: остаз | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

 (Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан икътисад министрлыгы муниципаль район һәм шәһәр округларының 2016 елның гыйнвар-июль айларына социаль-икътисадый үсеш рейтингын тәкъдим итте. Гомуми рейтинг буенча Лаеш районы иң яхшылар бишлегенә керә, ә шәһәр һәм авыл халкы булган муниципаль берәмлекләр арасында беренче урынны алып тора, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат хезмәте laishevo.tatarstan.ru сайтында.

Шулай ук Лаеш районы теркәлгән эшсезлекнең дәрәҗәсе һәм бер кешегә файдаланышка тапшырылган торак мәйдан буенча лидерлар рәтендә исәпләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/03/125539/

Караулар: 1268 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

 (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Люция Хәбибуллина). «Ни хәлләрдә яшисез? Авырмыйсызмы?» дип сораучыларга Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев: «Урманга барып, берәр яфрагы саргаймаган агач табып кара әле син», – дияргә ярата. Шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтүче җырчы һәрвакыт үзенең укучылары янында булыр.

Бүген, кайберәүләр тирә-юньдәгеләргә җылы сүзен дә кызганган заманда, Миңгол абыйның башкалар өчен җан атып йөрүе гаҗәпләндерә дә, сок­ландыра да. «И Ходаем, изгелекләр кылырга мөмкинлек бир», – дигән шигарь белән атлый ул гомер юлыннан.

Миңгол Галиев – кешеләр күңелендә матурлык тудырырга яратылган зат. Аның беренче тапкыр сәхнәгә аяк басуына киләсе елга 60 ел тула. Ә быел педагоглык эшчән ... Алга таба укырга »

Караулар: 1396 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

Минем туган районым- Кукмарадан хәбәрләр

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Кукмара районы Байлангар авылында 11 сентябрь көнне сәгать 11нче яртыда мәчет ачылу тантанасы була.

“Хөрмәтле авылдашлар, якташлар! Сезне Байлангар авылының зурайтып яңартылган мәчетен ачу тантанасына көтәбез. Рәхим итегез!” – дип чакыра Кукмараның “Хезмәт даны” газетасы.

Искәртеп үтәбез: Казан ханлыгы чорыннан билгеле әлеге авылның мәчет бинасы эшләренә авылдашлар, якташлар бергәләп кушылып, имам Габделфәрт хәзрәт белән бергә былтыр керешкән иделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/04/125497/

Караулар: 1220 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

 (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Чүпрәле районында "Дуслык такыясы" фольклор фестивале үткәрелде. Ул Республика көненә һәм район оешу көненә багышлап уздырылган күркәм мәдәни чараларның берсе иде, дип хәбәр итә районның "Родной край" газетасы.

Чүпрәле башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов фестивальдә катнашучыларны сәламләп, район республикада - авыл хуҗалыгы өлкәсеннән башлап мәдәнияткә кадәр барлык өлкәләрдә алдынгы төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтте.

Аерым алганда, "Дуслык такыясы" фестивале Чүпрәле районында яшәгән ике милләтнең - татарлар һәм чувашларның дуслыгын, килешеп яшәвен чагылдырды. Әлеге этник бәйрәм районның күп кенә авыллары фольклор коллективларының үзенчәлекле чыгышлары белән истә калды. Алар барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Фольклор бәйрәме дискотека белән тәмамланды, диелә ... Алга таба укырга »

Караулар: 1297 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

"Үзбәкстан Республикасы Президенты - хөрмәтле Ислам Абдулгани улы Кәримовның вафаты турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттек", - дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашу текстында.

"Урта Азия төбәгенең эре һәм абруйлы дәүләтенең берсе - Үзбәкстан белән чирек гасыр нәтиҗәле җитәкчелек иткән танылган сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе вафат. Ул катлаулы 90 нчы елларда туган иле язмышы өчен җаваплылыкны кыю рәвештә үз өстенә алды һәм республика халкын мөстәкыйль Үзбәкстан дәүләте алгарышы һәм чәчәк ату юлыннан алып барды. Ул җитәкче һәм сәясәтче талантын, энергиясен һәм илһамын соңгы көнгә кадәр ил һәм үз гражданнары өчен эшләүгә багышлады. Ислам Абдулганиевичның ... Алга таба укырга »

Караулар: 1546 | Өстәде: остаз | Дата: 03.09.2016 | Фикерләр (0)

17 июльдә Мәскәүдәге “Коломенское” музей-тыюлыгында милли бәйрәмебез – Сабан туе булды. Әлеге бәйрәмдә республикабыздан рәсми рәвештә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яр-Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.

Мәскәүдә уздырыла торган Сабан туйларының төп партнеры – Яр-Чаллы шәһәре мәйданга читәнле ихата белән уратып алынган авыл өе һәм “Дакар” раллиенда катнашкан “ЕамАЗ” автомобиле алып барган иде.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Башкаладагы Сабан туеның үзенчәлеге – анда төрле милләтләрнең катнашуында, – дип белдерде. – Әлеге бәйрәмдә халыклар очрашып, хәл-әхвәл белешә, уңышларын, сөенечләрен уртаклаша. Шөкер, аягыбызда нык басып торабыз. Әти-әниләре белән балалар да күпләп килгән – димәк, гореф-гадә ... Алга таба укырга »

Караулар: 472 | Өстәде: остаз | Дата: 20.07.2016 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 5 6 »
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map