Главная » 2020 » Июль » 29 » Васил Шәйхразиев: Президент мәкаләсен дөньядагы барлык татарларга тараттык
12:16
Васил Шәйхразиев: Президент мәкаләсен дөньядагы барлык татарларга тараттык

(28 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милләт киләчәге турында программ мәкаләсенең татар дөньясында көтеп алынган булуын һәм хуплап каршы алынуын хәбәр итте.

«Бу кирәкле мәкалә. Без аны төбәкләрдәге, чит илләрдәге татар активларына тараттык. Татар дөньясында гына түгел, башка милләтләр арасында да ул өметләр белән, хуплап каршы алынды», — диде Шәйхразиев.

Премьер-министр урынбасары Рөстәм Миңнехановның Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә президент булып торуын искәртте. «Президент Бөтендөнья татар конгрессына да бурычлар куйды. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү буенча юнәлеш бирде», — диде ул.

Васил Шәйхразиев татар халкының төп бурычларының берсе булып бердәмлекне саклау торганын әйтте һәм бу фикернең Президент мәкаләсендә дә урын алуын билгеләде. «Казан татарымы без, себер, әстерхан, керәшен татарымы — без барыбыз да зур, бердәм гаилә. Димәк, традицияләргә тугрылыкны сакларга тиешбез. Президент мәкаләсендә бердәм гаилә булган милләтне алга алып бару юллары күрсәтелгән», — диде ул.

Вице-премьер шулай ук «азатлык» төшенчәсенә дә тукталды. «Конституциябез, законнарыбыз безгә милләт булып яшәргә, үсәргә мөмкинлек бирә. Азатлык дигәндә, моны күздә тоту кирәк. Азатлыкны нәрсәнедер даулап йөрү дип аңларга кирәкми. Президент мәкаләсендә бу вакыйгалар буенча да кисәтү бар», — диде ул.

«Безгә Татарстан җирендә туып, милләтебезгә хезмәт итү мөмкинлеге бирелгән. Татарстан ул лидер төбәк, ә бу безнең өчен горурлык кына түгел, бурыч та, миссия дә. Президентыбыз сүзләрен хуплыйбыз. Бу мәкаләдә татарларның нинди юл алачагы аңлаешлы итеп язылган, ул башка милләт кешеләренә дә аңлашыладыр дип уйлыйбыз», — диде Васил Шәйхразиев.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/28-07-2020/vasil-sh-yhraziev-prezident-m-kal-sen-d-nyadagy-barlyk-tatarlarga-tarattyk-5759772

Просмотров: 392 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map