Төп бит » 2020 » Июль » 29

(28 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милләт киләчәге турында программ мәкаләсенең татар дөньясында көтеп алынган булуын һәм хуплап каршы алынуын хәбәр итте.

«Бу кирәкле мәкалә. Без аны төбәкләрдәге, чит илләрдәге татар активларына тараттык. Татар дөньясында гына түгел, башка милләтләр арасында да ул өметләр белән, хуплап каршы алынды», — диде Шәйхразиев.

Премьер-министр урынбасары Рөстәм Миңнехановның Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә президент булып торуын искәртте. «Президент Бөтендөнья татар конгрессына да бурычлар куйды. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү буенча юнәлеш бирде», — диде ул.

Васил Шәйхразиев татар халкының төп бурычларының берсе булып бердәмлекне саклау торганын әйтте һәм бу фикернең Президент мәкаләсендә ... Алга таба укырга »

Караулар: 412 | Өстәде: остаз | Дата: 29.07.2020 | Фикерләр (0)

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Танылган татар галиме һәм сәясәтчесе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасына үз фикерен белдерде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасы шатландыра. Аның таләпчән җитәкче икәнен беләбез. Ул бу эшне башлагач, ахырга хәтле җиткерәчәк. Шуңа күрә татар теленең дәрәҗәсе күтәрелер дигән өмет бар. Телгә игътибар көчәер», — дип әйтте Рафаил Хәкимов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Минтимер Шәймиев Президент булган вакытта да андый теләкләр, программалар булды, милләт өчен бик күп эш эшләнде. Әмма бүген илдә сәясәт башка төрле. Югары трибунадан илдә рус теле генә калырга тиеш дип әйтелде, Кремльнең яңа карары Конституциягә каршы чыкты. Безгә хәзер куркып торырга сәбәп юк. Үзебезнең юлны дәвам итәргә, нык торыр ... Алга таба укырга »

Караулар: 298 | Өстәде: остаз | Дата: 29.07.2020 | Фикерләр (0)

Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map