Төп бит » 2016 » Сентябрь » 04

 (Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан икътисад министрлыгы муниципаль район һәм шәһәр округларының 2016 елның гыйнвар-июль айларына социаль-икътисадый үсеш рейтингын тәкъдим итте. Гомуми рейтинг буенча Лаеш районы иң яхшылар бишлегенә керә, ә шәһәр һәм авыл халкы булган муниципаль берәмлекләр арасында беренче урынны алып тора, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат хезмәте laishevo.tatarstan.ru сайтында.

Шулай ук Лаеш районы теркәлгән эшсезлекнең дәрәҗәсе һәм бер кешегә файдаланышка тапшырылган торак мәйдан буенча лидерлар рәтендә исәпләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/03/125539/

Караулар: 1259 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

 (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Люция Хәбибуллина). «Ни хәлләрдә яшисез? Авырмыйсызмы?» дип сораучыларга Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев: «Урманга барып, берәр яфрагы саргаймаган агач табып кара әле син», – дияргә ярата. Шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтүче җырчы һәрвакыт үзенең укучылары янында булыр.

Бүген, кайберәүләр тирә-юньдәгеләргә җылы сүзен дә кызганган заманда, Миңгол абыйның башкалар өчен җан атып йөрүе гаҗәпләндерә дә, сок­ландыра да. «И Ходаем, изгелекләр кылырга мөмкинлек бир», – дигән шигарь белән атлый ул гомер юлыннан.

Миңгол Галиев – кешеләр күңелендә матурлык тудырырга яратылган зат. Аның беренче тапкыр сәхнәгә аяк басуына киләсе елга 60 ел тула. Ә быел педагоглык эшчән ... Алга таба укырга »

Караулар: 1386 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

Минем туган районым- Кукмарадан хәбәрләр

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Кукмара районы Байлангар авылында 11 сентябрь көнне сәгать 11нче яртыда мәчет ачылу тантанасы була.

“Хөрмәтле авылдашлар, якташлар! Сезне Байлангар авылының зурайтып яңартылган мәчетен ачу тантанасына көтәбез. Рәхим итегез!” – дип чакыра Кукмараның “Хезмәт даны” газетасы.

Искәртеп үтәбез: Казан ханлыгы чорыннан билгеле әлеге авылның мәчет бинасы эшләренә авылдашлар, якташлар бергәләп кушылып, имам Габделфәрт хәзрәт белән бергә былтыр керешкән иделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/04/125497/

Караулар: 1212 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

 (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Чүпрәле районында "Дуслык такыясы" фольклор фестивале үткәрелде. Ул Республика көненә һәм район оешу көненә багышлап уздырылган күркәм мәдәни чараларның берсе иде, дип хәбәр итә районның "Родной край" газетасы.

Чүпрәле башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов фестивальдә катнашучыларны сәламләп, район республикада - авыл хуҗалыгы өлкәсеннән башлап мәдәнияткә кадәр барлык өлкәләрдә алдынгы төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтте.

Аерым алганда, "Дуслык такыясы" фестивале Чүпрәле районында яшәгән ике милләтнең - татарлар һәм чувашларның дуслыгын, килешеп яшәвен чагылдырды. Әлеге этник бәйрәм районның күп кенә авыллары фольклор коллективларының үзенчәлекле чыгышлары белән истә калды. Алар барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Фольклор бәйрәме дискотека белән тәмамланды, диелә ... Алга таба укырга »

Караулар: 1289 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016 | Фикерләр (0)

Investigationes
CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915



+7 495 287-42-34 info@ucoz.com
Mirum
sample map